Реклама
"Туган як", "Ялгыз миләш", "Әтием" кебек хитларны башкаручы популяр җырчы Вәсилә Фәттахова 26 гыйнвар көнне күзләрен мәңгелеккә йомды. Бу хакта Интернет аша җырчының иң якын дуслары хәбәр итте.
2015 елның 27 декабрендә Вәсилә икенче баласын - кыз таба, шуннан авырып китә. Ясалган операцияләр, кызганычка каршы, Вәсиләгә ярдәм итә алмый, ул республика клиник хастаханәсендә вафат була.
Вәсилә Фәттахова белән хушлашу Башкорт дәүләт филармониясендә үтәчәк. Популяр җырчы Уфада җирләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+