Волгоградта шартлау булган йортта коткаручылар һаман да эшли әле
Кичә, 20 декабрьдә, Волгоградтагы тугыз катлы йортта булган шартлау аркасында бер кешенең гомере өзелүе билгеле. Баштарак хәбәр ителгән 5 кешенең үлеме турындагы мәгълүматны коткаручылар кире какты.
Шәһәрнең Космонавтлар урамындагы йортта шартлау кичә төш вакытында булган иде. Торак йорт өлешчә җимерелде, янгын чыкты һәм шуннан соң йортта тагын бер шартлау булды. Беренчел фаразлар буенча, гадәттән тыш хәл газ җиһазларыннан куллану кагыйдәсенең бозылуы аркасында килеп чыккан, диелде. Теракт юрамасы кире кагылды.
Шартлау вакытында уннан күбрәк кешенең сәламәтлегенә зыян килгән. Соңгы мәгълүматлар буенча 11 кеше хастаханәгә салынган, өчесенең хәле авыр, дип бәяләнә.
Коткаручылар шартлау булган урында коткару-эзләү эшен дәвам иттерә, дип яза Интертат.ру
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа