Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

Ветеринария белгечләрен кызыксындыралар

Ветеринария өлкәсендәге яшь белгечләр өч ел дәвамында ай саен өстәмә түләү алачаклар.

Мондый карарны ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчелеге кабул иткән.

Бу яшьләрне әлеге өлкәдә эшләүгә җәлеп итү максатын күздә тота. Әйтик, югары профильле белгечкә ай саен 10 мең, урта-махсус белемлегә 8 мең сум, махсус белеме булмаганнарга 5 мең сум түләнәчәк. Моннан тыш, ветеринария өлкәсендә эшләргә теләүчеләргә социаль-көнкүреш шартларын тәэмин итү өчен дә бер тапкыр бирелә торган акча каралган. Ул шул рәвешчә 35 мең, 25 мең һәм 15 мең сум тәшкил итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса