Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Венер Сәлимов: «Туй дип сөйләнеп йөргәндә, сөйгән кызым белән аерылыштык»

Тумышы белән Әгерҗе районының Кырынды авылыннан булган җырчы Венер Сәлимов узган ел Питрәч районындагы "Царево" бистәсеннән фатир алган.

"Ипотекага алдым, бүген шунда яшим. Әти-әниләр, дуслар ярдәме белән ремонт эшләрен үзем очлап чыгып киләм. Монда рәхәт, тыныч. Фатирлар да яхшы. Казанга да якын", - дигән ул "Шәһри Казан" гәҗитенә.

Шулай ук сөйгән кызы белән ник аерылышканын да сөйләгән. "Алты ай яратып йөргән кызым белән ташлаштык. Үзебезчә туйлар турында сөйләшә башлаган идек инде. Моны яшьлек хатасы дип кабул итәм. Икебез дә гаепле. Бер-беребезгә юл бирмәдек, ишетмәдек, тыңламадык. Абыйлары белән хәзер дә аралашабыз. Дуслар гына да түгел, туганнар кебек якын мөнәсәбәттә без".

Без күптән түгел генә җырчының сөйгән кызы белән Кырымда булып кайтуы турында язган идек. Әмма яшьләр анда ял итәргә түгел, ә туй алып барырга барган булган. "Шуннан кайткач озак йөрмәдек инде. Бик ярата идем. Булачак хатыным кебек күрә идем", - дигән Венер.

Җырчыга иҗади уңышлар теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса