Урсалының зары бар
Әлмәтлеләр 15 нче балалар бакчасы янында хуҗасыз этләр өере йөрүдән зарлана.
Бакча Урсалының Бахорин урамында урнашкан. Этләр бакча территориясенә дә керәләр. Узып баручы автомобильләргә ташланалар. Кешеләргә карата да агрессия күрсәтү очраклары күзәтелгәне бар, дип яза берәү "Халык контроле"нә. Заявка район башкарма комитетына юлланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа