Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

Улын колониядән "коткарам" дип, акчасыз калган

Чираттагы аферист ятьмәсенә эләккән 77 яшьлек әби, улын колониядән коткарып калам дип, Сургут кешесенә 75 мең сум акча күчергән.

Көндез әбигә бер кеше шалтырата да, үзен хокук саклау органнары хезмәткәре дип таныта. Улының җитди авария ясавын әйтеп, җинаять җаваплылыгыннан йолып калырга мөмкинлек барлыгын хәбәр итә. Куркып калган пенсионер ханым бер сәгать эчендә мошенник әйткән ике номерга 75 мең сум акчасын күчерә.

Күпмедер вакыт узганнан соң, әби улына шалтыратып, проблеманың хәл ителү-ителмәвен белешергә уйлый. Үзен алдаганнарын аңлап алганнан соң полициягә мөрәҗәгать итә.

Әлегә абонентның Сургуттан булуы гына ачыкланган. Тикшерү дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса