УЛ БЕРДӘНБЕР! Кызчык авыртуны, ачыгуны, аруны сизми
7 яшьлек кызчыкның бу хәле алтынчы хромосомага зыян килү - генетик мәгълүматның бер өлеше юклыгына бәйле.
Британиядә яшәүче Оливия җир йөзендә мондый халәттәге бердәнбер кеше. Табиблар аңа очраклы игътибар итә, кызны машина бәрдергәннән соң, әнисе аны хастаханәгә алып килә, әмма Оливия машина бәрдергәч тә, соңрак та еламый, бернәрсә булмагандай йөри, аралаша.
Кызга авария каты зыян килми килүен, ләкин ул авыртуны һич сизми. Табиблар тикшергәннән соң, кешедә булырга тиешле генетик мәгълүматның бер өлеше юклыгын билгели. Авыртуны сизмәү - шул җитешсезлекнең бер нәтиҗәсе. Ул юньләп ашамый да, эчми дә икән. Өч тәүлек рәттән йокламыйча да тора ала.
Оливия нәни чактан ук бер тапкыр да елап карамаган, 9 айлык чакта ук көндезләрен йокламый башлаган. Геннарындагы үзгәреш сәбәпле, баланың чәче бик әкрен үскән, аны хәтта малай дип тә үртәп йөрткәннәр. Берничә ел элек кызчыкның ирене ертыла, анда да ул еламый, ул чорда Оливиягә пластик операция ясыйлар.
Әни кеше аның авыртуны сизмәве өчен бик борчыла, чөнки кыз башкаларга көч кулланып, җәберли икән. Хәзер әнисе дәвалау юлларын эзләү өчен акча җыя башлаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia