Укучы аю урлаган
17 яшьлек үсмер көпә-көндез аю урлаган.
Чын аю түгел, әлбәттә, 2 мең сумнан артык бәядә булган йомшак уенчыкны. Дементьев урамындагы чәчәк кибетендә күрә ул аюны. Сатучы карап торганда урлап чыгып китә. Үсмерне куып җитә алмаган сатучы полициягә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була. Укучыны тоталар. Хәзер аңа җинаять җәзасы яный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа