Тикшерү эше дәвам итә. Казан университеты студентлары һәм хезмәткәрләре Ләйсәннең якыннары, туганнарының авыр кайгысын уртаклаша.
Уку йорты вәкилләре, студент кызның вафаты уңаеннан кайгы уртаклаша
Бүген иртән Универсиада авылында Казан (Идел буе) федераль университетында белем алучы кызның үле гәүдәсе табылуы хакында хәбәр ителгән иде.
Казан федераль университетының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, КФУның Хисаплау математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институтының 1 курс студенты - Ләйсән Әхәтова вафат булган. Кыз 1997 елгы. 26 августа 19 яшь тулган булыр иде...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа