Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Төрмәдә утыручыларны югары белем алырга чакыралар

Төрмәдә утыручыларны дистанцион рәвештә югары белем алу мөмкинлеге белән таныштырдылар.

Россия Федераль җәзаларны үтәтү хезмәтенең Татарстан идарәсе карамагындагы 5нче санлы төзәтү колониясендә Казанның Икътисад, идарә һәм хокук институтыннан делегация булып китте. Уку йортының директор урынбасары Айдар Зәйнуллин Яшел Үзән районында урнашкан бу колониядә утыручыларга дистанцион рәвештә югары белем алып булуы турында сөйләде.


Рәшәткә артында калучыларга Казан институты 2011 елдан югары белем бирә. Шушы вакыт эчендә алты кеше югары белем дипломын алган. Хәзерге вакытта 20 кеше «Икътисад» белгечлеген, ике кеше юридик белемнәрне үзләштерә. Быел институтны өч хөкем ителүче тәмамлаячак, дип хәбәр итә идарәнең матбугат хезмәте.

http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса