Төрмә хезмәткәрләренә карата 20 җинаять эше ачылган
Татарстан буенча УФСИНның җиде хезмәткәренә карата 20 җинаять эше кузгатылган.
Россиянең Тикшерү комитеты ТР буенча УФСИНның алты хезмәткәренә карата гаепләү таккан. Ә барлыгы 21 кешегә карата 96 җинаять буенча 20 җинаять эше кузгатылган, шуларның җидесе УФСИН хезмәткәрләре.
Алтысы сак астына алынган, берсенә өй аресты салынган.
Тикшерү версиясе буенча, Менделеевскидагы ИК-10 хезмәткәрләре 2013 елның гыйнварыннан 2014 елның июленә кадәр ришвәт алганнар. Ә арадашчылар ролен әлеге учреждениедәге хөкем ителүчеләр башкарган. Алар уңай характеристика, кызыксындыру чаралары һәм озак вакытлы свиданиеләр өчен хезмәткәрләргә акча төрткәннәр. Акча кулдан тапшырылмаган, ә банк карточкалары һәм кесә телефоннары ярдәмендә күчерелгән. Нәтиҗәдә колония хезмәткәрләре 3 млн сумнан артык акчага ия булганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia