Төркиягә чартер самолетларны бер атна эчендә җибәрергә тиешләр
30 июнь көнне Владимир Путин Төркиягә юлламалар сатуны янә җайга салырга дигән әмер бирде.
Әмма туроператорлар моны тиз генә хәл итә алмады. Чартер самолетлар булмау хәлне кискенләштерде. Дмитрий Медведев бер атна эчендә хәлне уңай якка үзгәртергә дигән әмерен бирде. Димәк, якын арада Төркиягә очулар чынга ашарга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа