Төркиядә терактка юлыккан "Бисеринки" ансамбле Татарстанга нинди кәеф белән кайткан? [+ФОТОЛАР]
"Бисеринки" бию ансамбле Истанбулдан Казанга узган төндә исән-имин кайтып җитте. Самолет җиргә төшеп утыргач һәм аэропортның яшел зонасыннан чыккач, балалар, хореография мәктәбе педагогы Марина Мажуева белән бергә, шунда ук үзләрен көтеп торган автобуска юнәлде.
"Балалар ата-аналарына шалтыратып сөйләште, барысын да тынычландырдык. Без барыбыз да исән-имин кайтып җитүебезгә сөенәбез, мондый катлаулы вазгыятьтә безгә ярдәм иткән өчен Президентка рәхмәтлебез", - диде Мажуева. Кызларны озата йөргән педагог дистәләгән журналистның соравына бары шулай дип кенә әйтә алды.





Максим КИРИЛОВ, Гөлшат ГАНИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia