Реклама
Төркиянең Анкара шәһәрендәге "Бәнгү" нәшриятендә Фатих бәй Кутлу тәрҗемәсендә татар язучыларының әсәрләре тупланган өч китап дөнья күрде.
Аяз Гыйләҗевнең "Җомга көн, кич белән..." повесте, Рабит Батулланың "Алып батыр маҗаралары" кыйссасы һәм "Сәссыз курай" ("Тавышсыз курай") дигән мәҗмуга. Соңгысында хәзерге татар әдәбиятыннан кайбер үрнәкләр, шул исәптән язучы, 12 китап авторы, "Әлмәт таңнары"ның беренче баш мөхәррире Әсгать Салахның Чернобыль катастрофасы турында язылган "Соңгы вальс" повесте дә урын алган. Язучыны чираттагы уңышы белән котлыйбыз һәм яңа казанышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы