Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

Трамвай йөртүче, сабый балалар каршында, авыру кешен юлга чыгарып ата [видео]

Новосибирскта трамвай йөртүчесе аңсыз пассажирны остановкага чыгарып аткан.

Әлеге хәл халыкта зур ризасызлык уята. Трамвай йөртүче ир-ат пассажирны транспорттан өстерәп чыгара да, юл өстендә ташлап калдыра. Кондуктор да читтә тормый, аңсыз ир-атның аяк киемен трамвай ишегеннән тибеп төшерә һәм салондагы чүпне себерке белән сыптырып ирнең өстенә аудара.

«Авыру кешене трамвай йөртүчеләр исерек дип әйтәләр, шуңа чыгардык дип акланалар. Авырумы, исерекме, кешене шулай чүп белән бергә ыргыталармы соң?! Бу Русиядә генә мөмкин хәл!», ди видеоны караган интернет кулланучылар.

http://tatar-today.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса