Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әти-әниләр баласының билгесен хәзер iPad һәм iPhonе аша да тикшерә ала

Укучының электрон көндәлеге хәзер әти-әниләрнең һәрвакыт кул астында булачак.

Алар баласының дәресләрдә алган билгесен хәзер iPad һәм iPhonе ярдәмендә "ТР хезмәтләре" мобиль кушымтасына кереп тә тикшерә ала. Моның өчен шәхси кабинетка кереп укучының "ТР да электрон мәгариф" мәгълүмат системасындагы логин һәм паролен кертү җитә.
Моннан тыш, әлеге мобиль кушымтадан файдаланып яңа үрнәктәге паспорт рәсмиләштерүгә гариза да биреп була.
"ТР хезмәтләре"нең яңартылган версиясенең "Операцияләр тарихы" бүлегендә квитанцияләрне бастырып чыгару, хезмәт өчен түләгәч, квитанцияне электрон почтага җибәрү мөмкинлеге дә барлыкка килде.
Искә төшерәбез, iOS платформасында эшләүче мобиль җайланмалардан хәзер "ТР хезмәтләре"нә кереп 10 хезмәттән файдаланып һәм "Халык контроле" системасына заявка калдырып була. Хезмәтләр исемлеге тулыланып торачак, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Фото Интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250