Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

ТФБ: түләүләр 26 декабрьдән башлана

Татфондбанк клиентларына иминият түләүләре «Сбербанк», ВТБ 24, «Россельхозбанк», «ФК Открытие» банкы һәм «Ак Барс» банк бүлекчәләрендә башкарылачак.

Түләүләр 2016 елның 26 декабреннән башланачак, дип хәбәр итә «Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы» (АСВ) дәүләт корпорациясенең иҗтимагый элемтәләр департаменты.

«Вкладчыларны конкрет банк-агентлар буенча бүлү турындагы мәгълүмат 2016 елның 23 декабренә кадәр АСВ сайтында (www.asv.org.ru) урнаштырылачак. Акчаны алу өчен вкладчыларга банк-агентка паспорт белән мөрәҗәгать итеп, акчаны кире кайтару турында гариза язарга кирәк булачак (гариза бланклары банк-агентлар подразделениеләрендә бирелә)», - дип хәбәр итә АСВ матбугат хезмәте. Түләүләр процессын тизләтү һәм вкладчыларның акчаларны уңайлы шартларда алуын тәэмин итү өчен 5 банк сайланды.

«Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы» дәүләт корпорациясе «Татфондбанк» ААҖ клиентларын банк-агентларның Яңа ел бәйрәмнәре чорындагы эш графигы белән өстәмә таныштырачак. Тиешле белдерү АСВ сайтында 2016 елның 30 декабреннән дә соңга калмыйча урнаштырылачак.

Татфондбанк вкладчылары банк-агентлар бүлекчәләре аша иминиятләштерелгән суммаларны (1 млн 400 мең сумга кадәр) ала алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса