ТФБ башлыгы 1,14 млрд сумлык актив алып чыгуда гаепләнә
"Татфондбанк" идарәсе рәисе үз вәкаләтләреннән явызларча файдаланып, авыр нәтиҗәләр китереп чыгаруда гаепләнә.
Җинаять эшен тикшергәндә, аеруча зур күләмдәге мошенниклык кылган "Татфондбанк" идарәсе рәисе , Татарстан Дәүләт Советы депутаты, 52 яшьлек Роберт Мусин башкарган икенче өстәмә җинаять эпизоды ачылган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий җиткерде.
Тикшерү фаразлары буенча, Мусин һәм Татфондбанкның түләү сәләте булмау һәм Үзәк Банк тарафыннан лицензиясе алынырга мөмкин булуы турында хәбәрдар булган ачыкланмаган вазифаи затлар, 2016 елның декабрендә законсыз рәвештә "ТДК-АКТИВ" предприятиесе залог мөлкәтенең бер өлешен, Татфондбанк белән җиде килешүдәге 1,14 млрд сумнан артык акчаны, 310,9 млн банк векселе рәвешендә алып чыгалар.
Нәтиҗәдә, банк алдында кредит вазифасының бер өлеше тәэмин ителешсез кала. Шуның белән вакытлы хакимият тарафыннан аларны кайтару перспективасы кими. Бу исә банкның кредиторларга, шул исәптән Россия Үзәк Банкына 1 млрд сумнан артык акчаны түли алмавына китерә.
Әлеге факт буенча Мусинга карата "Вәкаләтләреннән явызларча файдаланып, авыр нәтиҗәләргә китерү" маддәсе нигезендәге җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатыла.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк "Татар-информ" Роберт Мусинга карата "Вәкаләтләреннән явызларча файдаланып, авыр нәтиҗәләргә китерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылуын хәбәр иткән иде.
Апрель башында җинаять эшен тикшерү вакытында гаепләнүченең эре җинаять эшчәнлеге ачыкланган иде. Тикшерү фаразлары буенча, Мусин һәм Татфондбанкның билгесез затлары, банкның түләргә мөмкинлеге булмавын һәм илнең Үзәк банкы лицензияне алырга мөмкин икәнен белеп, 2016 елның декабрендә "Урман" ҖЧҖнең Татфондбанктан 4 кредит алган вакытта залогка салган, барлыгы 847 миллион сумнан артык акча белән бәяләнгән милкен законсыз рәвештә залог булудан туктата. Килешүне туктату турындагы ялган документлар тутырыла.
Залогка салынган мөлкәт башка клиент белән килешү төзүдә файдаланыла. Нәтиҗәдә кредиторларга кредит бирү буенча бурычлар һәм Үзәк банкка бурычлар үтәлми кала. Зыян 207 млн сумнан артык, дип бәяләнә.
Россия Тикшерү комитеты хезмәткәрләре беренче җинаять эшен "Татфондбанк" идарәсе рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты булган 52 яшьлек Роберт Мусинга "Аеруча зур күләмдәге акча урлау" маддәсе буенча ачкан иде.
Алдан тикшерүче дәгъвасы буенча суд Мусинга карата сак астына алу чарасын билгеләгән булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа