Тере Кен булу өчен 22 млн акча сарыф иткән [+ФОТО]
Алай гына да түгел, егет үз "матурлыгын" иминиятләштереп тә куйган.
32 яшьлек Родриго Алвес үк кыяфәте белән кечкенә вакыттан ук риза булмаган. Аны хулиганнар да кыерсыткан, кызлар да өнәп бетермәгән. Үсә төшкән егет үзгәрергә уйлый һәм Барбиның "дускынае" Кен кыяфәтен "үзләштерә". Хәзерге вакытка ул инде 43 пластик операция кичергән, шуның 7 сен борынына ясаткан. Тик нигәдер аның организмы борынына куелган кимерчәкне "үз итми" башлаган, шуңа күрә Родриго кыяфәтен 46,5 мең долларга (3 млн сум) иминиятләштергән.
Кем әйтмешли, сүз юк...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа