Реклама
Әлбәттә, моңа чаклы Әлмәттә яшәүче ике пенсионерга кабат алданырга туры килгән...
Беренче очракта каракларның корбаны 74 яшьлек әби була. Аның өй телефонына "улы" шалтыратып тиз бәлага таруын, хезмәттәшен яралау нәтиҗәсендә полиция бүлегенә эләгүен, тиз арада хөкемнән котылу өчен 200 мең сум акча кирәклеген хәбәр итә. Мескен анага күршесенә кереп акча алудан башка чара калмый. Таба алган 50 мең сум акчаны очрашуга килгән таксистка тоттыра. Анысы, соңыннан билгеле булганча, сумманы Самарада теркәлгән абонент номерына озата.
Шуңа охшаш ысул белән кырыгалдарлар 87 яшьлек бабайны да "чишендерә". Анысы 130 мең сумын курьерга биреп җибәрә, тагын 101 мең сум акчасын дүрт абонент номерына сала. Алары да күрше Самарада теркәлгән булып чыга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+