Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

“Текә” номерлар сатылу туктатыла

Татарстан автоһәвәскәрләре хәзер күпме генә акча түләсә дә, "текә" номерлар сатып ала алмаячак.

Һәрхәлдә, ТР буенча ЮХИДИ идарәсе шул хакта кисәтеп, автотранспортны теркәү өчен яңа программалы тәэмин ителеш нигезендә, номерларның кеше факторын исәпкә алмыйча, очраклы саннар законы буенча гына биреләчәге турында хәбәр итте.

ЮХИДИ идарәсе хәбәрендә аңлатып үтелгәнчә, "машинаны теркәгән вакытта коррупциягә" урын калдырмаучы программалы тәэмин ителешне "эчке эшләр органнарының абруен ныгыту һәм аңа гражданнарның ышанычын арттыру максатында" гамәлгә керткәннәр. Чөнки берәүгә дә сер түгел, әлегә кадәр теләге һәм акчасы булган һәркем үзенә башкаларга караганда күбрәк ошаган теркәү номеры (әйтик, өч җиделе) алырга мөмкин иде. Кайчагында номер өчен чират торган вакытта автомобильчеләр үзләре теләгән саннарга ия булу өчен, башкаларны алга да үткәргән. Ә кемгәдер хәрефләр дә зур әһәмияткә ия... Берничә ел элек Казанда күп кенә машина хуҗалары "СРУ" хәрефләреннән гыйбарәт серия тәмамланганны көтеп, теркәүне аңлы рәвештә сузган... Әмма инспекторга ришвәт бирү матур номер алуның иң ышанычлы ысулы булып санала иде.

Хәтта ЮХИДИ, теләгән һәммә кешенең акча янчыгына һәм амбицияләренә карап, үзенә ошаган номерны сатып алырга мөмкин булган рәсми кибетләр дә ачачак, дигән имеш-мимешләр дә йөрде. Тик юк икән. Моның урынына ведомство җитәкчелеге башка юлны сайлаган. Хәзер автомобильне теркәү лотереяга әверелә һәм ЮХИДИ хезмәткәре аның нәтиҗәсенә бернинди йогынты ясый алмый. Шуңа да нинди дә булса күгәреп беткән "Москвич" кайчандыр Джеймс Бондка бирелгән номерга ия булырга да бик мөмкин...

- Без, кәрәзле элемтә компанияләре кебек, күпмедер акча бәрабәренә матур номерларны бик сөенеп сатар идек, - дип белдерделәр ТР буенча ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәтендә. - Тик безнең моны эшләргә мөмкинлек бирүче норматив акт юк.

Автомобиль хуҗасына компьютер биргән "666" яки "013" номеры ошамаса, ни эшләргә кала дигән сорауга, пропаганда бүлеге хезмәткәре "килешергә", дип җавап бирде:

- Бездә биналарны төзегән вакытта, Япониядәге кебек, 13 нче катны төшереп калдырылып, 12 дән соң 14 нче катка күчмиләр ләбаса. Кеше үзенә ошамаган номерны бушлай гына икенчесенә алыштыра алсын өчен дә документ юк. Бу очракта без тиешле пошлина (мең сумга якын. - О.П) түләп, кабат теркәлү узарга гына тәкъдим итә алабыз.

Сүз уңаенда, закон буенча машинагызны сатарга ниятләсәгез, иске дәүләт номерын үзегездә калдыра аласыз. Ул бер ай дәвамында элеккеге хуҗасында кала һәм әлеге вакыт эчендә яңа автомобилегезне теркәп өлгерсәгез, әлеге номерны ала аласыз.

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250