Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Түбән Мактаманың хөрмәтле гаиләләре

Түбән Мактамада Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен Мәдәният йортында тантаналы рәвештә билгеләп үттеләр.

Җыелучылар алдында бистә башлыгы Рамил Бәдретдинов чыгыш ясады һәм чакырылган гаиләләрне бәйрәм белән котлап, алга таба да бәхетле гомер кичерүләрен теләде.

Чакырылган кунаклар арасында ике ел бергә яшәүче Алина һәм Павел Зиминнар да бар. Алар бәйрәмгә кечкенә кызлары Кира һәм Злата белән килгәннәр.

Ә менә Сәгыйтовлар гаиләсе - Сәет Сәхип улы белән Рәкыя Сөләйман кызы инде 63 ел бергә. Берсе шофер, икенчесе укытучы булган. Бүген Сәет Сәхиповичка 90 яшь, тормыш иптәшенә 87. Аларның ике балалары, биш оныклары һәм оныкчыклары бар. Сүз уңаенда әйткәндә, алар бер көнне - 8 июльдә туганнар.

Гомумән, бистәдә хөрмәтле гаиләләр бик күп. Шундыйларның берсе - ирле-хатынлы Хәбировлар. 65 ел элек өйләнешкән бу пар биш бала тәрбияләп олы тормыш юлына озаткан. Габделхак Зәки улы һәм Асия Гариф кызы хәзерге вакытта онык-оныкчыкларын үстерешәләр.

Ярты гасыр элек өйләнешкән парлар арасында Җәүһәрия һәм Рафаэль Хәкимовлар, Надежда һәм Геннадий Дерябкиннарны телгә алып үтәргә кирәктер. Алар да зур бәхетле гаилә әгъзалары.

Бу көнне Түбән Мактама Мәдәният йортында бәйрәм хөрмәтенә Әлмәт районы иҗат коллективлары чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса