Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Түбән Мактамада яшәүче ханым һәм аның кияве Әлмәт, Лениногорск, Азнакай, Баулыда йорт басып йөргән җинаятьчеләрне тоткарларга ярдәм итәләр

Узган елның декабреннән шәһәр полиция бүлегенә өй басучы бурлардан зыян күрүчеләр гариза белән мөрәҗәгать итә башлады.

Оператив-тикшерү чаралары нәтиҗәсендә җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре Әлмәт территориясендә җинаятьчел төркем эш иткәнен ачыклый. Баксаң, алар Азнакай, Баулы, Лениногорскида да шундый ук җинаятьләр кылганнар икән. Әлеге ике Бөгелмә кешесе барлыгы 13 торакны басуда гаепләнәләр. Алар отвертка һәм лом ярдәмендә шәхси йортларга үтеп кереп, аннан тиз сатылышлы бар нәрсәне - алтын бизәнү әйберләре, гаджетлар һәм акча алып чыга һәм урланган әйберләрен гадәттә шул ук көнне сатып та җибәрә торган булалар.

Түбән Мактама бистәсендә булган хәл аларның җинаятьчел гамәлләренә, ниһаять, нокта куя. 27 мартта бу ике адәм өлкән яшьтәге бер ханымның өен, капкасын бикләп чыгып, шәһәр ягына таба киткәнен көтәләр дә кулларына перчатка киеп алып, тәрәзә аша йортка үтәләр. Тик хуҗа хатын алдын-артын уйлап эш итүчән булып чыга: өендә зур акча тотмый. Ә алтын әйберләре бөтенләй дә булмый аның. Каракларның күзе төшкән иң зур байлык - 3500 сум сәдака акчасы салынган косметичкадан узмый.

Тик вакыйга моның белән генә тәмамланмый әле. Күпмедер вакыттан соң хуҗабикә борылып кайта һәм ачкыч белән ишеген ачарга тотына. Тик ишек ачылмый - караклар аны эчтән бикләгән булып чыгалар. Хуҗа хатынның кайтканын аңлап алган җинаятьчеләр берсе артыннан икенчесе тәрәзәдән сикереп чыга да урам буйлап йөгерә башлый. Кыю пенсионерка алар артыннан чаба. Тегеләрнең такси яллап утырып киткәннәрен күреп калган ханым, икенче бер таксист янына килә дә нинди маркалы машинага утырып киткәннәрен тиз генә белешкәннән соң киявенә шалтырата. Анысы бу вакытта бистәдән 15 чакрым ераклыкта - авырлы хатынын шифаханәгә алып бара торган була. Тиз арада кирегә борыла да бистә ягына таба юл ала. Каршына килүче «ВАЗ-21099» автомобиленең әбисе тасвирлаганга туры килүен аңлап алган кияү мөстәкыйль рәвештә автомобильне куа китә һәм туктатуга ирешә. Җинаятьчеләр икесе ике якка чыгып йөгерә. Ләкин яшь кеше берсен шунда ук куып тота. Бу вакытта инде аңа ярдәмгә ведомстводан тыш каравыл хезмәткәрләре дә килеп җитә. Соңрак икенче адәмне дә тоткарлыйлар.
Тикшерү шуны ачыклый: тоткарланучылар шуңа охшашлы җинаятьләре өчен дүрт тапкыр җинаять җаваплылыгына тартылган булалар. Берсе әле 2011 елда гына төрмәдән чыккан, әмма төзәлү юлына басмаган. Икенчесенең дә даими эш урыны булмаган. Алар шул фатир, йорт басып көн күрә торган булганнар. Кешеләргә китергән зыяннары җәмгысе 300 мең сумнан артып китә. Хәзерге вакытта аларга карата җинаять эше Әлмәт шәһәр судына җибәрелде.


Резедә МӨХӘММӘТДИНОВА
Россия ЭЭМның Әлмәт районы буенча бүлеге матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250