Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

Түбән Мактамада көчле янгын

Кичә, якшәмбе көнне кичке бишләр тирәсендә Түбән Мактама бистәсенең Совет урамындагы бер йорт ихатасында тактадан эшләнгән, түбәсе шифер белән ябылган шактый зур корылмага ут капты.

Янгын сүндерүчеләргә янгын белән шактый вакыт көрәшергә туры килде. Кичке тугызлар тирәсендә дә әле бу урында янгын сүндерү машинасы кизү тора иде. Бәхеткә, якындагы корылмаларны уттан саклап кала алдылар. Зыян күрүчеләр турында әлегә бер хәбәр дә юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса