Түбән Мактамада “Фронттан хат” күргәзмәсе эшли
Бөек Җиңүнең 72 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Түбән Мактаманың тарих музеенда "Фронттан хат" дигән күргәзмә эшли башлады.
Аны карарга килүчеләр вакытлар узу белән саргаеп, бөгәрләнеп беткән әлеге өчпочмаклы хатларны үз куллары белән тотып карый алалар. Сугыш елларында кыр почталары миллионлаган шундый хатларны ташыган. Аларны яу кырындагыларның әниләре, хатыннары, кәләшләре түземсезлек белән көтеп торган. 70 елдан артык вакыт узганнан соң бу хатлар тагын да кадерлерәк була бара. Алар безгә данлы халкыбыз кичергән дәһшәтле сугыш елларын искәртә сыман.
Күргәзмә 20 майга кадәр эшли. Музейның адресы: Түбән Мактама бистәсе, Совет урамы, 55.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа