Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Түбән Мактамада 600 шешәне юк иткәннәр

Әлмәттә гыйнвар аенда гына да алкогольгә каршы законнарны бозуның 13 очрагы ачыкланган.

Шуның 8 е хәмерне тиеш булмаган вакытта сату, тагын икесе балигъ булмаганнарга спиртлы эчемлекләр сату. Соңгы ике очрак буенча сатучылар 30 дан алып 40 мең сумга кадәр штрафка тартылган.

Моннан тыш, көмешкә кууның бер факты, тиешле документларсыз спиртлы продукция ташу очрагы, лицензиясез хәмер эчемлекләре сату һәм ике яклы билгеләнештәге продукция сату очраклары теркәлгән.

Әйтик, Түбән Мактаманың бер кибетендә шундый билгеләнештәге косметик лосьон сатканнар. Тикшерү барышында кибеттән составында этил спирты 75 процент булган 96 флакон, этил спирты 90 % булган 480 флакон, этил спирты 100 % булган 60 флакон табып алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса