Түбән Абдулда сатарга өйрәттеләр
ТР дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре кулланучыларны һәм сатучыларны кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге законнар белән эзлекле рәвештә таныштырып торалар.
Бу юлы Түбән Абдул авылында азык-төлекне, шулай ук исерткеч эчемлекләрне ваклап сату эшчәнлеген башкарган вакытта закон таләпләрен үтәү буенча лекция-семинарлар үткәрелде. Аларда ЕГАИСка һәм кулланучыларның хокукларын яклауга кагылышлы сораулар да күтәрелде. Хуҗалык итүче субъектларны кызыксындырган сорауларга җавап бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia