Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

Тауда җиләк җыючы балаларны машина таптаган

Тауда җиләк җыючы балалар өстенә машина тәгәрәп төшкән.

Бу хәл Кама елгасы ярындагы текә урында була. Удмуртиянең элек авыл булган урында төзелеп килүче ирләр монастыре янында "Datsun" автомобиле хуҗасы машинасын кул тормозына куярга онытып, ярга перпендикуляр хәлдә калдыра. Нәтиҗәдә машина аска тәгәри һәм юл уңаена ВАЗ-2114 машинасын эләктерә һәм әти-әниләре белән җиләк җыючы ике баланы таптата. Сабыйларны хастаханәгә алып китәләр. Кызның аягы сына, малайның башына зыян килә.

Бу хакта ЧелныЛТД хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса