Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

«Татнефть»тә батарейка җыялар

«Татнефть» ААҖнең административ бинасында үз срогын хезмәт иткән батарейкаларны җыю өчен контейнер куелган.

Батарейкалар экологиягә җитди зыян китерә. Куллану вакыты чыккач аларны чүп белән бергә ыргыталар, ә алар таркалып, җиргә һәм грунт суларына куркыныч эчлекләрен тарата. Кадмий, аккургаш, терекөмеш, авыр металлар су һәм ризык белән тере организмга эләгеп, туплана бара һәм авыр чирләргә китереп җиткерә. Бер стандарт «бармак» батарейкасы 20 квадрат метрга кадәр җирне пычратырга сәләтле.

Менә ни өчен компаниядә контейнер урнаштырылган да. Алга таба «Татнефть» экологлары шундый ук контейнерларны структур подразделениеләрдә дә урнаштырырга планлаштыра.

«Экосервис» үз чиратында бу тәҗрибәне нефтьчеләр башкаласы балалар бакчаларында һәм мәктәпләрендә дә таратырга ниятли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса