«Татнефтегазпереработка» эшчеләре янгын белән көрәште
6 июльдә Кама-Исмәгыйль авылы янындагы сынау һәм өйрәнү полигонында үзенчәлекле ярышлар узды.
Анда «Татнефтегазпереработка» заводы цехларыннан штаттан тыш янгынга каршы берләшмәләр вәкилләре ярышты. Чара эстафета формасында узды.
Ярышта катнашучылар практик өлештә 4 этап уздылар: противогаз киеп йөгерү, эчке янгын краныннан су бирү, каршылыклар полосасы, ялган янгынны сүндерү. Аннары аларга теоретик сорауларга җавап бирергә туры килде.
Киеренке көрәш нәтиҗәсендә беренчелек газдан коткару отрядына бирелде. Көмеш һәм бронзаны шул рәвешчә тугызынчы һәм дүртенче отрядлар яулады. Шәхси зачетта беренче урынны дүртенче цех, икенче урынны каравыл службасы, өченче урынны Баулы газ цехы вәкилләре яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа