«Татнефть» топ-менеджерларының керемнәре арткан
Электрон массакүләм мәгълүмат чараларында барлыкка килгән материалларда табыш күләме 14% - 1,8 млрд сумга чаклы күтәрелгән диелгән.
Әлеге саннар 2015 ел нәтиҗәләре буенча, 2014 нче ел белән чагыштырганда килеп чыккан. РБК хәбәр иткәнчә, илдәге кризиска карамый Россиянең эре нефть оешмалары җитәкчеләренең керемнәре соңгы өч елда үсүдән һич кенә дә туктамаган әле. Әлеге күрсәткечләр чиста керемнең артуы белән бәйле, ди белгечләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа