Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Татфондбанкның элеккеге башлыгын хастаханәдән тикшерү изоляторына кайтардылар

Мошенниклык эше буенча кулга алынган Татфондбанкның элеккеге башлыгы Роберт Мусинны хастаханәдән Казанның 2 нче номерлы тикшерү изоляторына кайтардылар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан буенча Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Роберт Мусин кирәкле медицина тикшерүен һәм дәвалануны узды. Аның сәламәтлеге яхшырды, шуңа күрә аны 2 нче номерлы тикшерү изоляторына кайтардылар», - дип белдерде идарәнең матбугат хезмәте җитәкчесе Инга Мазуренко.

Искәртеп үтик, «Татар-информ» кулга алынган Татфондбанкның элеккеге башлыгы Роберт Мусин 9 майда ашыгыч рәвештә саалмәтлеге начараю сәбәпле хастаханәгә озатылуы хакында хәбәр иткән иде. Элегрәк Мусин сәламәтлеге начараю турында берничә тапкыр зарланган була.

http://shahrichalli.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса