Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Татарстанны саранча баса: Алабугада хәлләр аеруча мөшкел

Хәл аеруча Алабугада катлаулы. Саранча һөҗүме аркасында районда гадәттән тыш хәл игълан ителергә мөмкин. Алабугада бүген бер квадрат метрга урыны белән 200дән артык саранча туры килә. "Россельхозцентр" оешмас

ның Татарстан филиалы җитәкчесе Таһир Һадиев критик ноктаның бер квадрат метрга биш саранча туры килгәндә үк башлануын әйтә.

Саранчаның хәзер иң актив чоры. Тагын бер атнадан бөҗәкләрнең йомырка салып үрчү һәм канатка күтәрелү куркынычы бар. Бу очракта саранча ике тәүлек эчендә республиканы әйләнеп чыгарга сәләтле.

Саранча күренгән мәйданнарны бүген химик инсектицидлар белән эшкәртү бара. Агу һавадан дельтаплан белән сибелә. Химик препаратлар сиптерү аркасында Алабуга, Мамадыш һәм Чистай районнарында (М7 трассасы) җиләк җыю, аларны сату һәм алу тыелган. Инсектицидлар белән эшкәртелүче кырлар һәм болыннар янәшәсендәге чишмәләрдән дә су алмаска киңәш ителә.

Саранча һөҗүменең Татарстанга беренче тапкыр гына янавы түгел. Зарарлы бөҗәкләрнең беренче дулкыны 1921 елгы корылык белән килә. Икенче дулкын 1939-1941 елларга туры килә, ә өченчесе 2010 елда була. Ул вакытта саранча беренче булып Татарстанның Ютазы районында күренә. Фаразлар буенча, корткычлар күрше Башкортстаннан очып килгән.Татарстанга корылыктан соң саранча килде

Корткыч бөҗәкләр республиканың 20дән артык районында теркәлгән. Рәсми мәгълүматларга караганда, саранчадан инде 50 мең һектардан артык кырлар зыян күргән.

"Азатлык радиосы"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250