Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Татарстанның кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Әлмәтнең булачак солдатлары белән очрашты

Бүгенге дөнья тыныч-имин тормыштан ерак әле. Элеккеге яраларга яңалары кушыла тора. "Кайнар нокталар" ил чикләренә үтә дә якын. Татарстан хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин Әлмәтнең хәрби хезмәткә чакырылачак егетләре белән очрашуда шулай диде. Хәрби комиссар билгеләп үткәнчә, армиядә хезмәт итү һәр ир-егетнең изге бурычы. Ул гына да түгел, хезмәт итү...

Мондый очрашулар Татарстанның кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиллеге башлангычы белән 2011 елдан оештырыла башлады. Вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурскаяның Әлмәттә хәрби хезмәткә чакырылучылар белән икенче очрашуы бу. Вәкил һәм республиканың хәрби комиссары белән шәһәрнең 14 югары һәм урта-махсус уку йортын быел тәмамлаячак 270 студент политехник техникумда аралашты.

Сергей Погодин Россия Кораллы көчләре структурасы, заман шартларында хезмәт итүнең нечкәлекләре, бүгенге заманда кораллану дәрәҗәсе турында сөйләде: "Техника елдан-ел үзгәрә, яңа технологияләр үзләштерелә. Мондый техника белән бары белемлеләр генә идарә итә ала. Шуңа күрә бер еллык хезмәтнең саллы өлешен егетләр укып уздыра".

Дөрес, очрашуда ассызыкланганча, шартлар да үзгә бүген. Казармалар төзекләндерелгән, уңайлы шартлар, мисал өчен, кер юу машиналары куелган. Армиядә хәзер "мунча көне" дигән төшенчә юк. Укулар, өйрәнүләрдән соң һәр көн һәркемгә коену мөмкинлеге бар. Булачак солдатларны туклану рационы белән дә таныштырды Сергей Погодин.

- Бабаларыгыз өч, әтиләрегез ике ел хезмәт иткән. Ә сезнең өлешкә, егетләр, бер ел туры килә. Хезмәт срогы үзгәрде, ләкин таләпләр шулай ук катгый, - диде хәрби комиссар.

Хәзерге вакытта Татарстаннан 4,5 мең егет хезмәт итә. Безнекеләр нигездә Көнбатыш һәм Үзәк хәрби округларга җибәрелә. Республика 62 хәрби частька шефлык итә. Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиллек 3 ел дәвамында 50 дән артык хәрби частька 800 татарстанлыны озата барган. Димәк, хезмәт итү, яшәү, уку шартлары һәм командирлар белән танышып, элемтәләр урнаштырып кайткан.

Сәрия Сабурская белдергәнчә, егетләрнең хәрби хезмәткә психологик әзерлеге беренчел. Физик яктан нык булса да, күңеле белән солдат тормышын кабул итмәгәннәргә хезмәткә керешү катлаулырак булачак. Бу мәгълүматны бигрәк тә "ничек итсәм-итәм, баламны хезмәткә җибәрмим" дип ышанган әниләр колагына киртлисе килде вәкаләтле вәкилнең. Шундый "тырышлыкка" өметләнеп йөргән егетләргә солдат итеге кияргә туры килсә, депрессия көт тә тор. Сәрия Сабурскаяның Свердловск өлкәсендәге Елань хәрби частена озата барганнар арасында да булган андый "әзерлексез" егет. Ул вакытта әти-әниләр белән элемтә, үгет-нәсыйхәт, психологик әзерләүгә ике атна вакыт кирәк булган. "Хезмәтен тәмамлап кайткан бу егет хәзер вакыйгаларның шундый борылыш алуына рәхмәтле", - дип кушылды Сергей Погодин.

Очрашуда шулай ук альтернатив һәм контракт нигезендәге хезмәт турында да сүз булды. Дини карашларның хәрби хезмәткә тәңгәл түгеллеген раслый алганнар психик авырулар хастаханәләрендә, картлар йортларында санитар булып эшли. Бу очракта хезмәт вакыты 21 айга сузыла. Шунысы бар, андыйлар Татарстанда сирәк. Моның төп сәбәбе - республикада хәрби-патриотик тәрбия эшчәнлегенең игътибар үзәгендә булуы. Бу юнәлештә Татарстан Россия күләмендә 5 ел инде лидерлар исемлегендә беренче тора.

Очрашу форсатыннан файдаланып, студентлар кунакларны сораусыз җибәрмәде. Антон Болгаров Татарстанның хәрби комиссарыннан хәрби хезмәткә әзерләнүчеләргә киңәшләре турында кызыксынды.

- Иң элек физик яктан әзер булу шарт. Турникта 12-15 тапкыр тартылу зарури. 100 метр, 1, 3 км араны йөгереп узуларга, Калашников автоматын сүтеп җыюга әзер булырга кирәк. Аралашу, уртак тел табу да мөһим. Командирларга хөрмәт булырга тиеш. Ләкин курку, куштанлык кебек сыйфатларга бирелеп "бил бөгү" булмасын. Хәрби үз дәрәҗәсен белергә һәм сакларга тиеш, - дип җавап бирде хәрбиләр нәселе вәкиле Сергей Погодин.

Спорт белән җитди шөгыльләнгән улы мәнфәгатьләрен кайгыртып, андыйлар өчен шартлар турында кызыксынган Светлана Смирновага (АГНИ, декан урынбасары) хәрби комиссарның җавабы катгый: "Армия - спорт мәктәбе түгел. Ләкин спорт - хәрби хезмәтнең нигезе".

Махсус урта белем алганнан соң укуын югары уку йортында дәвам итәргә теләп хезмәт вакытын кичектерергә теләгән икенче берәү шулай ук катгый җавап ишетте. Закон нигезендә студент бер кичектерү алган икән, димәк, укуын ул бер елдан соң дәвам итә ала. Сергей Погодин белдергәнчә, булачак солдатның хезмәт итәргә теләгән юнәлеше, часте бар икән, ул, һичшиксез, шунда эләгәчәк.

Ләйләгөл Минаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250