Тормыш - яшәеш

Татарстанның иң сөтле сыеры көненә 45 килограмм сөт бирә

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2015 елда иң күп сөт бирүче сыерны ачыклаган. Хәзер әлеге сыерның фотосы Интернет аша танылу ала.

Татарстанда 2015 елда 1,172 миллион тонна сөт җитештерелгән. Бу алдагы ел белән чагыштырганда 104 %ны тәшкил итә. Иң югары савым Әтнә, Саба, Мамадыш, Балтач һәм Кукмара районнарында.

Ә иң күп сөт Мамадыш районының "АПК Продпрограмма" ширкәтендәге сыердан савып алынган - елына 16280 килограмм. Бу көненә 45 килограмм чамасы сөт дигән сүз. Икенче һәм өченче урында да әлеге хуҗалык сыерлары. Алар ел буена 13604 һәм 12324 килограмм сөт биргән.

Реклама

http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Татарстанның иң сөтле сыеры көненә 45 килограмм сөт бирә
Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш