Тормыш - яшәеш

Татарстанның бер районында Глава КЛИП төшергән [+ВИДЕО]

Кама Тамагы районы башлыгы Павел Лоханов туристлар алдында үз районының данын күтәрү өчен бик кызык эчтәлекле видеоклип төшергән.

Әлеге язмада Глава кеше шәхсән үзе рус һәм татар телләрендә судак балыгы турында җырлый.


Павел Лоханов аңлатуынча, Идел һәм Кама буенда урнашкан Кама тамагы елгалары судак балыгына бик бай. «Волга-река зовет сюда - знает каждый рыбак. Кама-река манит сюда. Заветный судак», - дип җырлый район башлыгы.

Видеоролик YouTube сайтында меңнән артык карау җыярга өлгергән. Туристлар да район башлыгының әлеге тырышлыгына югары бәя бирми калмаслар мөгаен.

Татарстан Республикасы Кама Тамагы районының үзәге булган Кама Тамагы шәһәр тибындагы бистә Идел елгасының уң як ярында, Кама елгасының коя торган урынына каршы якта, Казаннан көньяк-көнбатышка таба 117 чакрым ераклыкта урнашкан. Район 1930нчы елның 10нчы августында оеша. Район территориясендә хәзерге вакытта 20 муниципаль берәмлек, 53 торак пункты урнашкан, шул исәптән 3 шәһәр тибындагы бистә (Кама Тамагы, Куйбышев исемендәге Затон, Тенеш) бар.

Район территориясе буйлап Идел, Коры Үләмә, Ишем, Карамал, Мордва елгалары уза.

Хәзерге вакытта районда 16,9 мең кеше (2010 елгы халыкны исәпкә алу буенча) яши. Шәһәр халкы -7,96 мең, авылда - 8,94 мең кеше яши.

Реклама

http://matbugat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Татарстанның бер районында Глава КЛИП төшергән [+ВИДЕО]
Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш