Татарстанга кабат САЛКЫННАР кайта
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген республикада аязучан болытлы һава торышы. Иртәнге сәгатьләрдә һәм көндез урыны белән җепшек кар яву ихтималы бар. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан искән җилнең көчәю мөмкинлеге дә бар.
Юлларда көчле саклана. Көндезге һава температурасы көн дәвамында түбән төшә һәм кичкә таба -3..-8 градус тәшкил итәчәк.
Алда торган төндә -9..-14, аязган вакытта урыны белән -18 градуска кадәр суыта, ди синоптиклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа