Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Татарстанда юл һәлакәтләре күп булган урыннарда хәрәкәт итү тизлеге 50-40 км/сәг артмаска мөмкин

Мондый тәкъдим белән ТР баш дәүләт автоинспекторы чыгыш ясады



9 августта ТР Хөкүмәте Йортында ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рфикать Миңнеханов җитәкчелегендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте комиссиясе утырышы үтте.

Утырышта ТРдагы аварияләргә, юл һәлакәтләрен профилактикалау һәм җәрәхәтләр санын киметү чараларына, автобус маршрутларында пассажирлар ташуны куркынычсызлык шартлары белән тәэмин итүгә, мәгариф учреждениеләре яннарындагы керү юлларын һәм җәяүлеләр юлларын тиешле тәртипкә китерү буенча эшләрне оештыруга бәйле өч мәсьәлә каралды.

ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Мәсхүт Мифтахов чыгышында яңгыраганча, юллардагы вазгыять катлаулы булып кала бирә. Республика территориясендә 7 айда 2631 юл һәлакәте теркәлгән, аларда 389 кеше үлгән һәм 3376 кеше җәрәхәтләнгән.

Әгерҗе, Актаныш, Минзәлә, Түбән Кама, Балык Бистәсе, Спас районнарында аварияләр саны артуы теркәлгән. 20 районда һәлак булучылар саны арткан. Мисал өчен, Чистайда - 4 тапкырга, Актанышта - 2,5 тапкырга, Лаешта - 2,2 тапкырга.

Төп сәбәпләр - тизлек режимын сакламау, каршы юлга чыгу һәм җәяүлеләрнең кагыйдәләрен үтәмәү кебек юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу.

Иң күп үлүчеләр 20 яшьтән алып, 30 яшькәчә, бу йөртүчеләр арасында да, пасажирлар арасында да.

Гадәттәгечә, юл һәлакәтләренең күбесе юлларның канәгатьләнерлек хәлдә булмавы аркасында килеп чыга (барлык юл һәлакәтләренең 20 проценты). 7 айда мондый юл һәлакәтләрендә 100 кеше җан биргән.

Комиссия утырышында билгеләүләренчә, республикада кайбер участокларда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү эшендә ЮХИДИ хезмәткәрләре белән тиешле багланышка ирешелмәгән. Билгеле булганча, авыл җирлегендә әлеге бурыч участок хезмәткәрләренә йөкләнә.

Республикада участок хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны туктаткан очраклар арткан. Ләкин кайбер районнарда әле эш начарланган. Аерым алганда, әлеге вазгыять Спас, Тәтеш, Нурлат һ.б. районнарында күзәтелә.

Нәтиҗә буларак - әлеге районнарда юл һәлакәтләре саны ике тапкырга арткан, дип билгеләде Мәсхүт Мифтахов.

Ул үз чыгышында шәһәрләрдәге һәм районнардагы юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссияләрнең эшчәнлеген тәнкыйтьләде, аларның эшләре районнардагы вазгыятькә туры килми һәм кварталара хисапка кайтып кала, дип белдерде. "Районнарда җирле хакимитянең хокук саклау органнары белән бгланышы бик түбән дәрәҗәдә. Комиссияләр кәгазьдә генә булдырылган, аларның эше беркетмәләр язуга кайтып кала, конкрет чаралар куллануга түгел", - диде ул.

Рифкать Миңнеханов юл хәрәкәте иминлеген яхшырту өлкәсендә ТР министрлыклары һәм ведомстволарының тиешле дәрәҗәдә актив булмавы да хәлне начарлата, дип белдерде. "Контроль-күзәтү эшчәнлеге буенча эш тиешле дәрәҗәдә оештырылмаган, йөртүчеләрне әзерләү һәм җәяүлеләрнең юлларда йөрүен оештыру буенча мәсьәләләр, балалар юл-транспорт травматизмы буенча проблемалар бар", - диде ул.

Шул ук вакытта юл хәрәкәте иминлеген пропагандалауда ММЧ роле билгеләнде.

Вазгыятьне яхшырту максатыннан, иҗтимагый оешмалар, ММЧ белән эшне активлаштырырга, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өчен видеофиксация чараларын куллануны арттырырга тәкъдим ителде. Рифкать Миңнеханов Казанда һәм башка торак пунктларда юл һәлакәтләре күп булган урыннарда хәрәкәт итү тизлеген 50-40 км/сәг арттырмаска тәкъдим итте.

Мондый тәҗрибә Европада инде бар.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса