Татарстанда җәйге давыл котырган [+ФОТОЛАР]
Синоптикларның берничә көн дәвамында һава торышының бозылуы турындагы кисәтүләре рас булып чыкты.
Апас районының кайбер авылларында җәйге давыл хуҗалыкларга шактый зыян салган: йорт түбәләрен кубарган, электр линияләренә зыян салган, бакчадагы яшелчә һәм җимеш агачларын юкка чыгарган. Машина тәрәзәсе ватылган очраклар да бар, ди.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа