Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Татарстанда теш табибы кечкенә баланы мәсхәрәләүдә гаепләнә

Кыз балага карата бозык гамәлләр кылган Балтачтагы теш табибы һаман иректә!

Бу хакта "Вечерняя Казань" газетасына зыян күрүче кызның әнисе хәбәр иткән. Хәзерге көндә теш табибына карата, Җинаять кодексының 14 нче матдәсе буенча («14 яше тулмаган балага карата бозык гамәлләр кылу») эш ачылган.

Кызның әнисе шушы көннәрдә борчылып алда әйтелән мәгълүмат чарасы белән хәбәргә чыккан һәм барысы да ничек булганын сөйләгән.

Бала Балтачта әтисендә кунакта булган. Башта шушы районда гомер кичергән гаилә, аерылышудан соң икегә бүленгән: балаларын ияртеп хатын Казанга яшәргә күченгән, ир районда калган. Бу хәл буласы көнне әтиләре балаларын үзенә кунакка алып киткән булган. 15 нче июнь көнне, кызы теше авыртуга зарлангач, әтисе теш табибы Рәфхәт Шәрифуллинга мөрәҗәгать иткән. Тик ул баланы ни өчендер кичке 20.00гә яздырган. Ата кеше кызын теш табибы кабинетына кадәр озаткан да, кайтып киткән, дип яза baltasi.ru.

Теш табибы балага күзләрен йомарга, ял итәргә киңәш иткән һәм күкрәкләрен тоткан, кулы белән җенес әгъзасы зонасына таянган. Бу хәл икенче көнне дә дәвам иткән. Кыз бала: «Моңарчы тешемә пломба куйган булмагач, шулай тиештер, дип уйладым», - дигән.

«Дәвалау»дан соң өенә кайткач, аның хәле начарланган: температурасы күтәрелгән, туктаусыз елый башлаган. Менә шуннан соң әнисен чакыртканнар да инде. Хәлнең нидә икәнен белгәч, әнисе теш табибына үзе киткән. Хокук саклаучылар бу хәл буенча протокол төзегән.

Әмма нигенә булса да, ана бүген дә теш табибиның иректә булуын аңлый алмый. Ул хәтта: «Мин сезнең өй янында торам», - дип шалтыраткан да әле кызның әнисенә. Кайдан алган ул аның номерын? Өй адресын ничек белгән? Сораулар күп. Әлеге табибның кем канаты астында булуы аеруча борчый кызның әнисен. Ул кызы күргәнне башка балалар да күрмәсен, дип өзгәләнә. +

    ---
    Матбугат.ру
    № --- | 26.06.2017

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


    Оставляйте реакции

    0

    0

    0

    0

    0

    К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
    Мы работаем над улучшением нашего сервиса