Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Татарстанда табиблар хатасын ачыклау өчен мәетне кабердән кире казып алганнар

Чистайда судмедэкспертиза үткәрү өчен 58 яшьлек пенсионер әбинең мәетен казып алганнар.

Карчык эчәге язвасыннан интегеп, быелның 12 июнендә Чистай үзәк хастаханәсендә җан биргән. Тикшерү комитеты табибларны дөрес диагноз куймыйча, вакытында ярдәм күрсәтмәүдә гаепли.

"Терапевт аңа хроник гастрит диагнозы куеп, өйгә кайтарып җибәргән. Бу вакытта инде әби авыртуга түзә алмыйча, йөри алмаслык хәлгә җиткән иде, - дип сөйли кыз. Табиблар мәрхүмәнең язвасы үләренә биш сәгать алдан кинәт кенә ачылган, дип аңлатма бирәләр. Хәзер Тикшерү комитеты эксгумация һәм судмедэкспертиза нәтиҗәләрен көтә.

http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса