2006 елдан 2009 елга кадәр әлеге төркем кешеләре башка төбәкләрдә яшәүче кызларны зур акчалар вәгъдә итеп, үзләренә "эшләргә" чакырып, тора бара кыйнап, куркытып корбаннарын фахишәлек белән шөгыльләнергә мәҗбүр итәләр. 2006 һәм 2008 елда, әлеге "бизнестан" китәргә теләгән ике кызны урлап, гаражда ябып тоталар, мәсхәрәлиләр, ул вакытта тоткыннарның берсе үзенә кул сала язган.
Тормыш - яшәеш
Татарстанда сутенерлар төркемен хөкем итәләр
Татарстан суды 42 яшьлек Артур Эбель, 37 яшьлек Ирек Набиуллин, 40 яшьлек Елена Казакова, 34яшьлек Артём Зюлин, 34 яшьлек Альберт Вәлиуллин, 32 яшьлек Максим Фадеевның җинаять эшен карый дип хәбәр итә sntat.ru.
Әлеге җинаятче төркеме әгъзалары фәхишәлек оештыру, кеше урлау, талау, көчләү һәм корбаннарын үз-үзләренә кул салуга кадәр итеп җиткерүдә гаепләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа