Тормыш - яшәеш
Татарстанда су астына киткән балыкчы табылмаган
7 мартта Казанның Киров дамбасы тирәсендә бер ир-атның боз астына китүе турында хәбәр ителә.
Бу хәлнең шаһитләре коткаручыларга хәбәр итәләр, балыкчы баткан урынны күрсәтәләр.
Гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре әлеге территорияне тикшереп чыксалар да, ир-ат гәүдәсе табылмый. Су астыннан бәке ясый торган бур гына чыгарыла. Якын-тирәдә исә балык тоту әйберләре һәм ризык салынган пакет кына табыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса