Суд тарафыннан ачыкланганча, быелның 26 март кичендә Нурисламов Үрнәк бистәсе мәчетенә керү урынында урнаштырылган сәдака тартмасын урлый. Андагы акчаны тәмәке һәм сырага сарыф итә, калганын яшереп куя.
Көллияттә белем алучы егет үз гаебен тулысынча таныган, килгән зыянны да кайтарган. Суд аңа 300 сәгатьлек мәҗбүри эш билгеләү турында карар чыгарды.