Татарстанда "Лада Гранта" машинасы түбәдән мәтәлеп төшкән
Казанның Киров районында урнашкан Алафузов фабрикасының техник бинасы түбәсеннән "Лада Гранта" машинасы егылып төшкән, дип хәбәр итәләр социаль челтәрләрдә.
Әлеге хәлнең шаһите булучылар әйтүенчә, хуҗасы анда машинасын ремонтлау белән мәшгуль булган. Аңа ул урыннан машинасын күчереп торуын сораганнар һәм ул руль артына утырганнан соң, ялгыш тормоз белән газ педален бутаган. Нәтиҗәдә, машина түбәдән биналар арасына килеп төшкән. Бәхеткә, машина йөртүче зыян күрмәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа