Татарстанда комбайнчы 1400 килограмм бодай урлаган
Хәзер аңа карата Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 158 маддәсендәге 1 нче бүлекчә буенча җинаять эше кузгатылды.
31 июльнең кичке ун сәгатьләре тирәсендә, "Ак Барс- Чүпрәле" агрофирмасы комбайнчысы Матак авылы басуында эшләгәндә 13300 сумлык 1400 килограмм бодай урлый. Ирнең әлеге кыңгыр эше эчке эшләр органнары хезмәткәрләре тарафыннан ачыклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа