Татарстанда кияү кәләшне йөк машиналарыннан торган туй кортежы белән алырга килгән [+ВИДЕО]
Актанышта булган туй үзенчәлеге белән шаккатыра. Кияү Илнур кәләш Алияне алырга йөк машиналарыннан торган кортеж белән килгән.
Бу туй бер ел элек - 2015 елның 28 августында булган. Әмма Айдар Низамов төшергән видеосы әле шушы көннәрдә генә пәйда булды. Роликтан күренгәнчә, "дальнобойщик туе" бик күңелле булган. Ап-ак йөк машиналарына төрле төстәге бәйрәм шарлары бик килешеп тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа