Тормыш - яшәеш

Татарстанда кискен эчәк инфекциясе белән авыручылар саны арткан

Узган атнада Татарстанда кискен эчәк инфекциясе белән авыручылар саны арткан.

14-20 март көннәрендә Татарстанда кискен эчәк инфекциясе белән авыруның 477 очрагы теркәлгән. Күрсәткеч 100 мең кешегә 16,9 очракны тәшкил итә. Авыручылар саны алдагы атна белән чагыштырганда 2,1 %ка арткан. Бу хакта Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җиткерде.

Реклама

Шулай ук 10-16 мартта республикада бөер синдромлы гемморагик бизгәк авыруының 10 очрагы да теркәлгән. Аерым алганда, Казанда - 3, Чаллы, Лаеш, Түбән Кама, Әлмәт, Нурлат, Кукмара һәм Тукай районнарында әлеге авыру белән берәр кеше чирләгән.

http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Татарстанда кискен эчәк инфекциясе белән авыручылар саны арткан
Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш