Татарстанда интернет аша мал сатарга теләүче кеше акчасын югалткан
Алдакчылар районда яшәүче бер ханымның саклык кенәгәсеннән 70 мең сумнан артык акчасын салдырган. Бу хакта Аксубай районы сайты хәбәр итә.
Ханым үгезен сатып җибәрмәкче була. Кызы интернет сайтка белдерү урнаштыра. Ике сәгать тә үтми, "сатып алучы" пәйда була - ул үзен Яңа Ибрай авылыннан Олег дип таныштыра. Үгезне 45 мең сумга сатып алырга ышандырып, акчаны ханымның банк картасына салырга вәгъдә итә. Начарлык турында берни уйламаган ханым банк картасы номерын хәбәр итә, аннан соң телефонына килгән барлык смс-кодларны аңа юллый. Явыз ниятле кешеләр дүрт сәгать эчендә ханымның саклык кенәгәсеннән 70 мең 818 сум акчасын салдырып алалар.
"Интернетта белдерүләр биргәндә, караклар файдаланучының шәхси мәгълүматларын, банк картасы яки исәп-хисап счеты номерын белергә омтылулары турында истән чыгармаска кирәк. Бу шәхси һәм финанс иминлеккә куркыныч тудыра", - дип аңлата полиция җитәкчесе урынбасары Владимир Семенов. Бу хакта aksubayevo.ru сайты хәбәр итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia