Татарстанда грипп чигенә
Табиблар күңелгә сары май булып ятышлы хәбәр ирештерде - Татарстанда грипп артка чигенә башлаган.
Әмма алай да чирләүчеләр 30 %ка артык әле дә. 16 сыннан 22 гыйнварга кадәр республикада 24813 кеше ОРВИ белән авырган. Бу сан узган атна белән чагыштырганда 3,9 % ка кимрәк.
Узган ел исә гриппның иң югары ноктасы гыйнвар азагы февраль башына туры килгән булган.
Чирләүчеләрнең 88% ы гриппка каршы прививка ясатмаган булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа